+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июнь 2022, 08:15

Закон бомжларга да кагылачак

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты “Башкортстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү турында” Башкортстан Республикасы Законының 7 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын хуплады.

— Документ нигезендә билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләрне социаль хезмәтнең ярымстационар формасында хезмәт түләүсез күрсәтелә торган гражданнар категориясенә кертү тәкъдим ителә, — дип белдерде парламент Рәисе Константин Толкачев. — “Социаль хезмәт күрсәтүнең ярымстационар формасы” төн кунып чыга торган бүлмә алу мөмкинлеген аңлата.

Бүген Уфада билгеле яшәү урыны булмаган затларга ярдәм итү буенча 50 урынлык республика үзәге эшли. Хәзер бу үзәкнең хезмәтләре түләүле. Бәясе күп түгел — бер төн өчен 100 сум, тик сукбайларның еш кына бөтенләй акчасы булмый. Бушлай социаль хезмәт күрсәтүгә хокукларын тану белән бу кешеләргә төн кунып чыккан өчен түләргә туры килмәячәк.

Бу — республикада бердәнбер шундый дәүләт учреждениесе. Моннан тыш, билгеле бер яшәү урыны булмаган гражданнарга коммерциягә карамаган һәм дини оешмалар да ярдәм итә. Алар грантлар һәм иганәчелек исәбенә бушлай хезмәт күрсәтә. Закон проекты белән, шулай ук, өйдә һәм ярымстационар формада түләүсез социаль хезмәт күрсәтү хокукына ия гражданнар категорияләрен билгеләүдә үзгәрешләр кертелә. Мөрәҗәгать иткән датага хезмәт алучының җан башына уртача кереме түбәнрәк булса яки агымдагы елга халыкның төп социаль-демографик төркемнәре өчен Башкортстан Хөкүмәте билгеләгән яшәү минимумының бер ярымлык күләменә тигез булса, әлеге хезмәтләр бушлай күрсәтелә дип билгеләнә.

Закон проекты беренче укуда июнь азагында парламентның пленар утырышында кабул ителергә мөмкин.

Закон бомжларга да кагылачак
Закон бомжларга да кагылачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас