

Шушы көннәрдә Белорет шәһәрен коточкыч вакыйга тетрәндерде. 32 яшьлек алты бала әнисе Ксения үзенең өйдәше кулыннан үтерелгән.
Яшь хатын беркайда да эшләмәгән. Аның алты баласы булган, шуңа күрә ул, нигездә, алар белән өйдә утырган. Мәрхүмәнең өйдәше эшкуар булып, аның дегет чыгару буенча бизнесы булган. Гаилә Белоретта шәхси йортта яшәгән. Ксения яшьтән ачык йөзле, ихлас кеше булган.
- Ксюша бервакытта да зарланмады, бик позитив булды. Аның дуслары бик күп иде. Ә өстәвенә ул бик яхшы җырлый иде, концертларда да чыгыш ясады, – ди мәрхүмә ханымның дусты.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күпбалалы ананы үтерү факты буенча "Саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салган өчен" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьтә шикләнелүче кулга алынган.