

Хәзер медаль алырга:
- җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар;
- опекуннар, попечительләр, шул исәптән тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм патронат тәрбиячеләр дәгъвә итә ала.
Исегезгә төшерәбез, элек «Ата-ана батырлыгы» медале халыкның ике категориясенә тапшырылды:
- Башкортостан Республикасына дан китергән, кеше гомерен саклап калуда, хезмәт вазыйфаларын башкарганда законлылыкны, хокук тәртибен һәм иминлекне саклау буенча батырлык күрсәткән яки фәнни, иҗади, спорт яисә башка иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлектә аерым казанышларга ия булган ата-аналар, опекуннар, попечительләр;
-өч һәм аннан күбрәк инвалид баланы уллыкка алучылар.
«Ата-ана батырлыгы» медале өчен ата-аналар 100 мең сум күләмендә премия алачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 218-06-82