+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2022, 21:35

Соль-Илецк тозлы күлендә ял сезоны ачылды!

Ял итүчеләр өчен куанычлы хәбәр: бүген Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк тозлы күлләрендә курорт сезоны ачылды. Ул Персиянов урамындагы керү төркеме янында узды, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте сайты.

Соль-Илецк тозлы күлендә ял сезоны ачылды!
Соль-Илецк тозлы күлендә ял сезоны ачылды!

Соль-Илецк шәһәр округы башлыгы Владимир Дубровин төбәктә яшәүчеләрне һәм кунакларны сәламләде.

- Атаклы тозлы күлләр - шәһәребезнең энҗе бөртеге. Без бүген курорт сезонына старт бирәбез. Уңайлы ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шуңа күрә, безнең илнең күп кенә халкы Русия курортларыннан Соль-Илецкины ял итү урыны итеп сайлар һәм безгә бер генә тапкыр әйләнеп кайтмас дип өметләнәм. Без кунакларга шат! Соль-Илецк шәһәр-курортына рәхим итегез! Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле ял телим! Бәйрәм белән! - диде ул.

«Солёные озёра» җәмгыяте директоры Виктор Доценко шәһәр округы хакимиятенә чараны үткәрүдә ярдәмләшкән һәм, гомумән, курорт эшендә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Фото: soliletsk.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: