+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 июнь 2022, 11:25

Игелекле эшкә акча сорарга оялмагыз!

Башкортстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, Русия Президенты грантлары конкурсында җиңүчеләр исемлеге башында тора. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яза.

Игелекле эшкә акча сорарга оялмагыз!Игелекле эшкә акча сорарга оялмагыз!
Игелекле эшкә акча сорарга оялмагыз!

"Ике башкаладан тыш, нәкъ менә безнең төбәкнең коммерцияле булмаган оешмалары иң күп грантлар отты,148 оешма 160 миллион сумга якын акча алды, - ди ул. - Президент грантлары фонды конкурсында без һәрвакыт яхшы суммалар отабыз, әмма быел аеруча тырыштык. Республикадан барлыгы 1097 гариза бирелгән. Аларның һәр җиденчесе финанслау алды. Алар арасында - «Яшь этнополитолог мәктәбе» (7,9 миллион сум) һәм бюджетлы проектлар бар. Әйтик, «Ана һәм бала. 6-7 яшьлек балаларда корыда һәм суда шөгыльләнүләр аша мәктәпкә әзерлек кысаларында сколиозны профилактикалау» (195 мең сум).

Коммерцияле булмаган оешмаларга бу эштә Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппаратының Ресурс үзәге эксперт-десанты ярдәм итә.

Уфадан тыш, быел Гафури районы һәм Сибай шәһәре сыйфатлы проектлары белән сөендерделәр. Елдан-ел күбрәк районнар федераль грантларга гаризалар бирә.

Федераль грант конкурсларында үз көчләрен сынап карамаганнарга Русия Президенты грантлары сайтын өйрәнергә тәкъдим итәм.
Сентябрьдә яңа заявка кампаниясе ачыла. Шулай булгач, эшләгез!"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас