

Актлар залы вакытлыча ЗАГСка әйләнгән. Рево Имангулов үзенең Әлфиясенә берничә дистә шигырь багышлаган. Алар өчен бу беренче никах түгел. Рево өйләнгән һәм хатыны белән шушы интернатта яшәгән. Тик 2,5 ел элек хатыны вафат булган. Үләр алдыннан ул ахирәтеннән Рево белән бергә булуын үтенгән. Хәзер алар бер-берсенә ярдәм итешеп тора.
Бу көнне Рима Мөхәммәтшина һәм Владимир Перелыгин да кавышканнар. Алар паркта йөргәндә танышкан. Әкренләп Владимир Римага ярдәм итә һәм карый башлый. Бер мизгелдә икесе дә бер-берсен табуларын аңлый.
Ә менә Сергей белән Александраның мәхәббәт тарихы буенча фильм төшерергә мөмкин. Егет элек Яңавылда интернатта яшәгән. Республика иҗат конкурсларының берсендә Сашаны күргән. Шунда ук танышырга булган. Ир сөеклесе белән булырга карар итә һәм инстанцияләргә үзен Октябрьскийга күчерү үтенече белән хатлар яудыра башлый. Каршы килмиләр.
Сүз уңаеннан, туйлар биредә сирәк күренеш түгел. Соңгы 12 ел эчендә биредә 14 туй уйналган инде.
"Яшь" парларның хәзер аерым бүлмәләре бар. Моннан тыш, Сергей һәм Александра, мөмкинлек барлыкка килгән очракта, күчеп китеп, мөстәкыйль яши һәм эшли алачак. Мондый мисаллар бар. Ә интернатта ул арада акрынлап яңа тантаналарга әзерләнә башлыйлар. Тагын ике пар үзләрен никах белән бәйләргә ниятли.
Фото: башньюс