

-Тикшерелмәгән мәгълүмат саны геометрик прогрессиядә үсте. Интернет тәүлек буе эшли торган инфоповесткада аудитория танып бетерә алмаган фейк яңалыклар күп, - дип билгеләде Елена Арямнова. - Башкортстанда инде берничә ел социаль челтәрләрдә актив эшлиләр. Процесска төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм җәмәгать фикере лидерлары кертелгән. Һәм бу аралашу мөһим.
Власть гражданнар белән санлы диалогка бармый кала алмый. "Урыс мәдәниятен" моңарчы күрелмәгән гамәлдән чыгару шартларында бөтен дөнья буенча ватандашларыбызга объектив мәгълүматны җиткерергә кирәк. Петербург Халыкара икътисади форумында "Диалог" җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Ленар Фәйзетдинов, дәүләт Интернетта закон һәм вакыт рухы ягыннан барлык дәрәҗәләрдә актив булырга тиеш, дип билгеләде.
Ул Русиядә фейкларга каршы тору коралын - илдә беренче "Лапша" сервисын эшләтеп http://lapsha.media/эшләтеп җибәрүләрен өстәде.
Исегезгә төшерәбез, "Аңлатабыз РФ" проекты кысаларында "Милли приоритетлар" белән берлектә "Аңлатабыз. Башкортстан" https://vk.com/obyasnyaem102 төбәк ресурсы актив эшли.
Петербург Халыкара икътисади форумында "Россотрудничество" һәм "Диалог Регионы" арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның ярдәмендә дөньяның 80 илендә 97 "Урыс йорты" иҗтимагый-әһәмиятле процесслар турында барлык урыс телендә сөйләшү даирәсен мәгълүматлаштыруга тоташтырачак.
"Русиянең социаль челтәрләрдә үз көн тәртибен саклап калуга зур өмете бар. Үз мәгълүмат ресурсларыбызны туплап һәм безнең инфраструктура базасында башка илләр аудиториясенә мөрәҗәгать итеп, без "гамәлдән чыгару культурасына" нәтиҗәле каршы тора алабыз", - дип билгеләп үтте "Диалог" генеральный директорының беренче урынбасары Ленар Фәйзетдинов.
Фото: "Башинформ"