+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2022, 15:10

"Геройларыбыз онытылырга тиеш түгел!"

Бүген Илеш районында Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан велосипедта йөреш узды.

"Геройларыбыз онытылырга тиеш түгел!"
"Геройларыбыз онытылырга тиеш түгел!"



Әлеге чарада 150дән артык велосипедчы катнашты. Алар Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле районыннары вәкилләре иде. Шулай ук, Илеш районының "Хәрби туганлык" оешмасы вәкилләре дә актив катнашты. Иң яшь катнашучыга ун яшь булса, иң өлкәненә 74 яшь иде. Велосипедчылар Бишкурай авылыннан сигез чакрым ераклыкта урнашкан Манчар авылыннан кузгалды. Юлга чыгар алдыннан Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахунды Рөстәм Әбушахмин аларга теләкләр теләде.

Велойөрештә катнашучыларны Бишкурай авылы паркында каршы алдылар. Монда Бишкурай авылы биләмәсе халкы да җыелган иде. Митинг башланганчы ике тапкыр Советлар Союзы Гкрое Муса Гәрәев һәм яу кырында башларын салган барлык яугирләр рухына дога кылынды. Митинг ачык дип игълан ителгәч, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин велойөрештә катнашкан, әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән тренерларга, райондашларның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерде.

- 1941 елның 22 июнь иртәсендә безнең илгә фашист илбасарлары басып кергән. Бүгенге чараның да нәкъ шушы көнне узуы юкка түгел. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Нәкъ шушы авыл биләмәсендә бу чараның үтүе дә юкка түгел, чөнки шушы авыл биләмәсенә караган Иләкшиде авылында булачак ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев туган. Аның балачагы Таш-Чишмә авылында узган, ә инде Бишкурайда ул мәктәп тәмамлаган. Бүген без аның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән велойөрештә катнашып, легендар якташыбызны искә алабыз. Без һәрвакыт аның белән горурландык һәм горурланачакбыз. Аның батырлыгы, каһарманлыгы бервакытта да онытылырга тиеш түгел! Бу көн әлеге чарада катнашкан яшьләребезнең һәркайсының күңелендә озак сакланыр, якты хатирә булып, горурланып искә алырлар, һәм шул рәвешчә Муса Гәрәевның батырлыгы до онытылмас, - диде үз чыгышында Илдар Иршат улы.

Митинг вакытында бер минут тынлык та игълан ителде. Аннан соң тантаналы шартларда Муса Гәрәевның бюсты ачылды, аңа чәчәкләр салынды.

Килгән кунаклар, чарада катнашучыларны район Мәдәният сарае артистлары үзләренең җыр-моңнары белән сәламләде. Шулай ук, бу көнне кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасы белән дә сыйлану мөмкинлеге булды.

Чараның икенче өлеше Муса Гәрәев исемендәге мәктәптә узды. Монда килгән кунаклар өчен "Хәрби дан залы" һәм мәктәпкә экскусия оештырылды. Ә инде аннан соң теләгән һәркемгә Илеш телевидениясе төшергән. "Муса Гәрәев. Герой гасыры" документаль фильмы күрсәтелде. Бу чара хакында тулырак "Кызыл таң" гәзитенең алдагы саннарының берсендә укырсыз.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: