+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Июня 2022, 16:10

Агымсу алып киткән...

Егет ярга чыга алган, ә кыз...

Агымсу алып киткән...Агымсу алып киткән...
Агымсу алып киткән...

Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, Кырмыскалы районында кичә кич Симский авылы янында кыз һәм егетне су коенганда Сим һәм Агыйдел елгалары кушыла торган агым белән алып киткән.

Егет мөстәкыйль рәвештә ярга чыга алган, ә 31 яшьлек кыз, кызганычка каршы, батып үлгән.

Һәлак булучының гәүдәсен урындагы кешеләр икенче як ярда тапкан.

"Һәлакәт урынына республиканың дәүләт комитеты хезмәткәрләре, коткаручылар, табиблар һәм полиция чыкты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыз белән егет коену өчен җиһазландырылмаган урында су коенганнар", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: wallpaperscraft.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас