

Әлеге фото берничә көн элек "ВКонтакте"дагы яңалыклар тасмасында килеп чыкты. Кечкенә генә карчык зур тартмалар янында утыра. Ә күзләре! Канәгать, сөенечле, гаҗәеп мәрхәмәт, игелеклек нуры түгелә үзләреннән. Кабат-кабат ачып карыйсы килә шушы яңалыкны. Түбән Камада гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рокыя Сәхәбетдинова икән ул, шәһәрнең балалар йортына ике телевизор бүләк иткән.
Ачып карый торгач, яңалык янында комментарийлар күбәйде. Күбесе, безнең кебек, әбекәйгә соклана, рәхмәтләрен белдерә. Мәгънәсезләре дә бар: “Үз балалары, оныклары юктыр инде”, “… Администрация үзләштерер”, “Акчасын кая куярга белмидер инде әби”, “Пенсиясе зурдыр”…
Дөньяның караңгы ягында яшәүче бу бәхетсезләргә каршы Люция Садретдинова болай яза: “Администрациянең монда бер катышы да юк. Һәркемнең яшерен хыялы була торгандыр. Рокыя апа балалар йортында тәрбияләнгән. Балалар йортына телевизор бүләк итү аның күптәнге хыялы иде. Һәм менә ул чынга ашты. Мин - аның күршесе, һәм бүләкне сатып алырга ярдәм иттем. Балалар йортына да бергә бардык. Биредәге чисталык-пөхтәлек, балалар өчен тудырылган шартларны күреп, Рокыя апа бик сөенде. Хезмәткәрләр дә ягымлы. Ә Рокыя апага юмартлыгы, олы йөрәкле булуы өчен чиксез рәхмәт. Сәламәтлектә яшәргә язсын!”.
"Туксан бер яшьлек Рокыя апа – Ленинград блокадасыннан исән чыккан бала. Юлда әти-әнисен, абыйсын мәңгелеккә югалта. Шулай да язмышын каһәрләми, булганына шөкер итеп, хәтта балачагын тартып алган ачы язмышына да рәхмәтле булып гомер итә ул", - дип яза "Ватаным Татарстан".
...Бүген янә Сезнең белән күзләребез очрашты, Рокыя апа. Рәхмәтләр яусын Сезгә - күңел күгендә бер болыт тынгы бирми газаплый иде, эреде дә югалды. Дөньяның кояшлы ягында яшик, кешеләр!