+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь , 15:35

“Халыкның хокукларын яклау органының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булачак”

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы составына үзгәрешләр кертү турында указга кул куйды.

“Халыкның хокукларын яклау органының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булачак”
“Халыкның хокукларын яклау органының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булачак”

Документның яңа редакциясе нигезендә Совет рәисе итеп - Зөлфия Гайсина, рәис урынбасары итеп - Флүр Нурлыгаянов, җаваплы сәркатип итеп Владимир Савичев билгеләнделәр. Шулай ук Совет әгъзаларының шәхси составы яңартылды.

Исегезгә төшерәбез, Совет турындагы нигезләмә буенча аның составына планлы ротация эшләнергә тиеш һәм ул 54 процентка яңартылган. 36 кешедән 19 кеше яңа әгъзалар булды. Совет составына юристлар, журналистлар, галимнәр, экологлар, хайваннарны яклаучылар, шәһәр активистлары, иҗади зыялылар һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, сәламәтлек саклау, профсоюз хәрәкәте, руханилар керде. Консультатив органга беренче тапкыр туризм тармагы вәкилләре - Рита Гринберг һәм Юрий Невский; мәдәният вәкилләре - Айнур Әскаров һәм Наилә Сәфәргулова; һөнәри берлектән Рауль Хәлфин кертелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы составында журналистлар саны арткан.

- Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советының элекке составы шактый нәтиҗәле эшләде, дип исәплим. Анда абруйлы кешеләр күп иде. Совет турындагы нигезләмә буенча аның составы үзгәрергә тиеш. Һәм андый үзгәреш булды да. Совет составының элекке әгъзалары, җәмәгатьчеләр буларак, изге эшләрен дәвам итәрләр, дип уйлыйм. Советның яңа составында төрле өлкәләрдән абруйлы яңа кешеләр керде, алар эшләре белән үзләрен танытырлар.

Советның яңа рәисе Зөлфия Гайсина эшне яхшы белә. Үткән чакырылышта ул Советның җаваплы секретаре иде, һәм бөтен агымдагы эш, координация һәм оештыру эшләрен ул башкарды. Шулай булгач, халыкның хокукларын яклау органының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булачак, - диде Башкортстандагы Сәяси партияләрнең төбәк бүлекләренең партияара советы рәисе, Юристлар гильдиясе президенты Валех Аббасов, Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы составының яңаруы турындагы указны шәрехләп.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в