

Исегезгә төшерәбез, ведомство нәкъ бер ел элек - 2021 елның июнендә булдырылды. Утырышта төбәкнең яшьләр оешмалары һәм муниципалитетларның профильле бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә - патриотик тәрбия, волонтёр проектларында катнашу, яшьләр учреждениеләрен матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре.
Яшь активистларга мөрәҗәгать итеп, республика Башлыгы уртак бердәм эшнең мөһимлеген ассызыклады.
- Нәкъ менә сез берничә елдан республикада һәм илдә дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен формалаштырачаксыз, Русия Президенты Владимир Путин идеяләрен үткәрүче булачаксыз, - диде Радий Хәбиров. - Безнең яшьләр - иң яхшысы. Һәм бу тагын бер тапкыр Украинада махсус хәрби операция уздырганда исбатланды, безнең егетләр Донбасска ярдәмгә килгәч, кайчак территорияләрне үз гомерләре бәрабәренә нацизмнан азат итте. Бүген - яңа, драматик кризислар вакыты. Һәм бу чорны лаеклы узарга кирәк.
Фото: glavarb.ru