+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2022, 12:08

Өендә аю асрый...

Аю баласын ул өй хайваны рәвешендә тота.

Өендә аю асрый...
Өендә аю асрый...

Октябрьский шәһәрендә бер ир-егет өй хайваны сыйфатында аю баласы асрый. Социаль челтәрләрдә шәһәр кешесе аның белән урам буйлап йөргән ролик урнаштырган.

- "Мишка", синең кушаматың ничек? - дип сорый аю баласыннан ролик авторы.

Шул вакыт бу кечкенә аю үлән өстеннән чабып йөри, хуҗасы тирәсендә әйләнә һәм сөт сорый. Шәһәр халкы сүзләренчә, хәзер бу аюның төп рационы булып тора.

Кыргый ерткычның бик җитез һәм кызык характерлы булуы күзәтелә, әмма шул ук вакытта ул үтеп баручылардан курка.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: