+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2022, 21:00

14 яшьлек кыз поезд астына эләккән

Республика районнарының берсендә коточкыч фаҗига булган.

14 яшьлек кыз поезд астына эләккән
14 яшьлек кыз поезд астына эләккән
Башкортстанда 24 июнь кичендә 112 системасына тимер юлда үлем очрагы турында хәбәр килгән.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Яңавыл районында кыз бала тукталыш янында йөк поезды астына эләккән. Состав Әгерҗе - Дружинино маршруты буенча хәрәкәт иткән булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттән соң 14 яшьлек кызга урындагы фельдшер ярдәм итәргә тырышкан, тик, кызганычка каршы, алган җәрәхәтләре бик авыр булган. Ашыгыч ярдәм килгәнче фельдшер аның үлемен теркәгән.

Хәзер хокук сакчылары балигъ булмаган баланың үлем сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.

 
 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: