+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Июня 2022, 07:50

Урамда – җәй, каникуллар...

Республика белән идарә итү үзәге Октябрьский шәһәрендә балаларга янаган хәвефне юкка чыгарырга ярдәм иткән.

Башкортстан белән идарә итү үзәгенә юллар торышына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп килә. Республикада чокырларны ямау дәвам итә, инцидентлар хәл ителә. Һәм менә берничә мисал.

Башкортстан ЦУРы социаль челтәрендә Уфадан бер ир Маршал Жуков урамы, 2/1 адресы буенча юлның фотоларын куйган. Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре аның хәбәрен теркәгән. Коммуналь хезмәтләр участокны тикшергән һәм 16 июньдә юлны ремонтлаган.

Чираттагы мөрәҗәгать Затон бистәсеннән. “Дулкын” паркында балалар автошәһәрчеге төзеп куйганнар. Биредә алар рәхәтләнеп уйный, әмма бер нәрсә кәефне кыра: чокырлар бар. “Горзеленхоз” учреждениесе хезмәткәрләре сабыйлар һәм аларның әти-әниләре шатлыгына юлны яңарткан һәм ремонтлаган.

Гомумән, Башкортстан ЦУРы статистикасы буенча, бер атнада социаль челтәрләрдә теркәлгән иң күп мөрәҗәгатьләр юллар торышына кагыла – 1112. Аларның күпчелеге эшләнгән.

Башкортстан белән идарә итү үзәге мәгълүмат системалары социаль челтәрләрдә халыкның асфальтны яңарту буенча килгән зарларын да даими терки. Җылылык трассаларында ремонт эшләре – мөһим һәм кирәкле эш. Әмма бу эшләр барышында җимерелә торган асфальтны кем төзекләндерергә тиеш?

Шундый хәбәрләрнең берсе Октябрьский шәһәреннән килгән. Кортунов урамы, 6 адресы буенча 22нче мәктәп янында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштырганнан соң казу урынында чокыр барлыкка килгән. Яңгырдан соң пычрак та арткан. Республика белән идарә итү үзәге – Октябрьский шәһәре хакимиятендәге коллегалары белән, ә алар, үз чиратларында, ремонт эшләрен башкарган “Теплоэнерго” җәмгыяте белән элемтәгә кергән. Казу урынын асфальтлаганнар, пычрак бетерелгән.

Икенче хәбәр Уфаның Октябрь районыннан килгән. Биредә Октябрь проспекты 56/2 санлы йорт янында торбаларны ремонтлаганнан соң чокырга ремонт ясалмаган. Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатен контрольгә алган – подрядчы оешма проблемалы участокка асфальт салган.

Бер атнада Башкортстан белән идарә итү системасы республика халкыннан территорияләрне төзекләндерү буенча 649 мөрәҗәгать теркәгән. Менә берничә мисал. Нефтекамада яшәүче бер ханым Ленин һәм Нефтьчеләр урамнары буенча чүп үләннәрен чаптыруны сораган. Шәһәрнең “Чисталык һәм тәртип хезмәте” учреждениесе хезмәткәрләре урамнарны тәртипкә китергән.

Уфаның Черниковская урамында яшәүче кеше 42нче йорт тәрәзәләре астындагы агачлар проблемасын хәл итүдә ярдәм сораган. Аның сүзләренә караганда, агачларны 1969 елда утыртканнар. Хәзер алар кешеләр һәм машиналар өчен куркыныч тудыра. ЦУР Уфаның Калинин районы хакимиятендәге коллегалары белән элемтәгә чыккан. 47нче торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре агачларны санитар кисүне башкарган. Республика белән идарә итү үзегенең мәгълүмат системалары видео аша да элемтә тоткан.

Бу юлы анда Октябрьский шәһәренең Гагарин паркындагы инеш юлын коймалау үтенече булган. Башкортстан ЦУРыннан Гагарин паркы буенча мөрәҗәгать Октябрьский шәһәренә юлланган. Чыннан да, юл кырыеннан чокырга кадәр ара бер метрдан да артмаган икән. Ә урамда җәй, каникуллар, балалар самокат һәм велосипедта йөри. Куркыныч күренеп тора, шуңа күрә муниципалитетлар мондый хәбәрләрне беренче чиратта эшкәртә.

15нче июньдә Октябрьский шәһәренең “Төзекләндерү” учреждениесе Гагарин исемендәге парктагы инеш янындагы юлда металл койма куйган. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 19 июненә кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәге паркларны төзекләндерү темасына барлыгы 1233 хәбәр эшләгән. Чагыштыру өчен: былтыр шул ук чорда 158гә кимрәк булган. Резеда ГАЛИКӘЕВА

Урамда – җәй, каникуллар...
Урамда – җәй, каникуллар...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас