

Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, бу акция урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ветераннарны, төрле предприятие хезмәткәрләрен, волонтерларны, студентларны һәм мәктәп укучыларын берләштерде.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агач утыртырга теләге булган һәркем катнаша алды.
Акциядә катнашучылар паркларны, скверларны һәм хәтта шәхси җирләрне яшелләндерделәр.
Мәгълүмати технологияләр ярдәмендә утыртылган агачларның координаталарын «Хәтер бакчасы»ның гомум электрон картасына кертергә кирәк иде.
Патриотик акция Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Аны оештыручылар - «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.
«Хәтер бакчасы» акциясе 2020 елда старт алды. Бу вакыт эчендә ул халыкара дәрәҗәдәгегә әйләнде, аңа 35 чит илдә 3 миллионнан артык кеше кушылган. Алар 33 миллионнан артык агач утырттылар.
Истәлекле бакчалар Русиянең барлык 85 төбәгендә дә барлыкка килде. Башкортстанда акциядә 350 меңнән артык кеше катнашты. Финал чарасы 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә узды.
Бөек батырлык өчен рәхмәт символлары буларак, 34 алмагач Мәскәүдәге Поклонная тавында Җиңү музее янында үсәчәк. Акция турында тулырак мәгълүматны проект сайтында белергә мөмкин: https://садпамяти2022.рф
Сылтама буенча карточкалар: https://disk.yandex.ru/d/691MkgFadupmDA