Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә җыелучыларны 27 июньдә билгеләп үтелүче Яшьләр көне белән котлады. Ул республика яшьләренең бик талантлы һәм креатив булуын билгеләп үтте. Башкортстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук якшәмбе көнне Уфаның яр буенда үткәрелгән чараларда 5 меңнән артык кеше катнашты, дип белдерде.
Республикада барлыгы 290 266 коронавирус йоктырган кеше теркәлгән. Бу хакта төбәк сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. “Бүген 130 пациент – стационарларда, 370 кеше йорт шартларында дәвалана. Русиянең координация үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы 30 көн эчендә Башкортстанда авырулар саны – 29 процентка, соңгы җиде көндә 2 процентка кимеде”, – диде ул.
Узган атнада “Инцидент-менеджмент” системасына Башкортстанда яшәүчеләрдән Төбәк мәгълүмат-аналитик медицина системасында (РИАМС) өзеклекләр турында шикаятьләр күп килгән. Кешеләр табибларга языла алмаган. Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская бәян итте. “Безнең системаны планлы яңарту һәм модернизацияләү үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер ресурслар эшләмәде. Хәзер эш тулысынча штат режимында тергезелгән”, – дип аңлатты әлеге хәлне Айрат Рәхмәтуллин.
30 июньдә – 1 июльдә Беларусь Республикасының Гродно шәһәрендә Русия төбәкләренең тугызынчы форумы узачак, анда Башкортстан делегациясе дә катнашачак. Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, унынчы юбилей форумы 2023 елда Уфада узарга тиеш һәм бу чарага алдан әзерләнү зарур. “Безнең башлангычны Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хуплады һәм аны лаеклы рәвештә үткәрергә кирәк”, – диде республика Башлыгы.
Киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бакчачыларга ярдәм итү буенча федераль программа турында сөйләде. Аңа безнең төбәк тә кушылган. Министрның сүзләренә ярашлы, властьлар бакчачыларга үзмәшгульләр буларак рәсми теркәү үтәргә тәкъдим итә, шуннан соң аларның бәрәңге һәм башка яшелчәләрне ирекле сату һәм казнадан субсидияләр алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шул исәптән элиталы бәрәңге орлыкларын сатып алуга да.
Бу башлангыч турында Радий Хәбиров та үз фикерен белдерде. ”Элек бакчачылык кооперациясе дәүләттән аерым яшәде һәм дәүләтнең бу эшкә кысылуына барысы да канәгать булмады. Тик шуны әйтергә кирәк, без дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру теләге һәм акча белән килдек. Суммалар (субсидияләр) зур түгел, без моны аңлыйбыз, әмма бу юлның башы гына”, – диде республика Башлыгы.
Ул өлкән яшьтәге бакчачылардан урам сәүдәсе өчен түләүләр алуга ачуын белдерде. “Без муниципалитет башлыклары белән бу мәсьәләне эшләгәндә, әлеге эш түләүле булырга тиеш дип килештекмени? Ике бәйләм укроп сатучы әби-бабайларга шартлар тудырыгыз инде. Миңа, дөресен генә әйткәндә, моның белән шөгыльләнү уңайсыз, чөнки минем вазыйфам зур. Узган атнада без 16 миллиард сумга килешүләр турында фикер алыштык, ә бүген мин дүрт өстәл урнаштыруны контрольгә алырга мәҗбүр. Сез миннән көләсезме? Бу эшне ахырына җиткермәс дип уйлыйсызмы?” – дип канәгатьсезлек белдерде Радий Хәбиров.
Республика муниципалитетларына юлларны ремонтлауга акча 10 июльдән соң киләчәк. Бу хакта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев белдерде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Фото: stihi.ru