

Башкортстанда бер эшсезгә ике вакансия туры килә.
27 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 21 349 эшсез кеше исәптә тора.
Өстәвенә, вакантлы урыннар ике тапкыр күбрәк - алар саны 46 705кә җитә. Башкортстанның мәшгульлек үзәкләре даими рәвештә актуаль вакансияләр базасын тулыландыра.
Иң популярлары арасында - машина йөртүчеләр, слесарьлар, сатучылар, инженерлар һәм кухня хезмәткәрләре.
Эш эзләүдән курыкмагыз - хезмәт урыннары сезне көтә!