

- Республика лицензияләре бердәм реестрында медицина реабилитациясе буенча лицензиясе булган 96 медицина оешмасы теркәлгән, аларның 59ы - дәүләтнеке, 37се - шәхси милек формасы, - дип сөйләде Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Тәхаветдинова.
Ул реабилитациянең тергезү медицинасының системалы процессы булуын аңлатты. Реабилитация организмда патологик процессның кискен фазасыннан соң үткәрелә. Медицина реабилитациясе чаралары исемлегендә - реконструктив хирургия, тернәкләндерү терапиясе, шифаханә-курорт дәвалануы, протезлау һәм ортопедия. Бозылган функцияләрне тергезүнең нәтиҗәлелеге реабилитация чараларының вакытында башлануына бәйле.
Республикада бирелгән һәм яңадан рәсмиләштерелгән лицензияләр саны арта, бу эшкуарларга уңайлы шартлар тудыру турында сөйли. Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр бирү вакыты 45 эш көненнән 15 эш көненә кадәр кыскартылды, ә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү вакыты 10 эш көне тәшкил итә. Лицензия алучыларга уңайлы булсын өчен лицензияләү үткәргәндә консультация бирү һәм методик ярдәм күрсәтү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең республика порталында "кайнар линия" булдырылган.