+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Июня 2022, 15:42

Салым түлә дә, тыныч яшә

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар салым түләүчеләрнең ачыклыгы стандартына кушыла ала.

Салым түлә дә, тыныч яшәСалым түлә дә, тыныч яшә
Салым түлә дә, тыныч яшә

31 июльгә кадәр 2021 ел йомгаклары буенча Башкортстан Республикасының җаваплы салым түләүчеләренең салым ачыклыгы стандартына кушылуы турында хәбәрнамәләр кабул итү дәвам итә.

– Республика әлеге юнәлештә актив эшли, бу чараларның инициаторы булып тора. Бер генә төбәктә дә мондый стандартлар юк әле, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар 2022 елның 31 июленә кадәр Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгына Уфа шәһәре, Тукай ур., 46 адресы буенча һәм minfin@bashkortostan.ru электрон адерсына уведомление юллый ала.

Стандартка кушылу өчен оешмалар һәм шәхси эшкуарларга "Ел салым түләүчесе" конкурсы кысаларында өстәмә баллар бирелә, бу аларның конкурста җиңү мөмкинлеген арттыра.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас