+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июнь 2022, 13:45

Укытучы абруен күтәрергә вакыт

Президент Владимир Путин Русиядә 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Укытучы абруен күтәрергә вакытУкытучы абруен күтәрергә вакыт
Укытучы абруен күтәрергә вакыт

2023 елда Русиядә Педагог һәм остаз елы уңаеннан чаралар оештырылачак. Русия Президенты Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.

«Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан 2023 елда Русиядә Педагог һәм остаз елы үткәрергә карар итәм», — диелә документта.

Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинетына оештыру комитетын өч ай эчендә расларга кушты. Элегрәк әлеге вакыйганың 2023 елда урыс педагогы, илебез фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Ушинский тууына 200 ел тулуга багышланган булуы хәбәр ителгән иде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас