+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 июнь 2022, 10:50

Йөз сум акчаң булганчы, йөз атың һәм кәҗәң булсын

Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә «Ата батырлыгы» III республика конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз атың һәм кәҗәң булсынЙөз сум акчаң булганчы, йөз атың һәм кәҗәң булсын
Йөз сум акчаң булганчы, йөз атың һәм кәҗәң булсын


Оештыручы булып Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы тора.

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә күрсәтелгән. Өстәмә мәгълүматны 280-82-36 телефоны буенча алырга мөмкин.

Сезне конкурс номинантларының берсе - Марат Миңнәхмәт улы Әхмәтшин белән таныштырабыз. Алар тормыш иптәше Заһидә Фәзир кызы белән уллары Марсель, Мэлс һәм Айдарны тәрбияләп үстергәннәр. 2007 елда Чишмә районы приютыннан Айгөлне опекага алганнар, кыз күптән түгел 10нчы классны тәмамлаган. Әти-әниләре белән кече уллары Айдар һәм кызы Айгөл яши, ә өлкән уллары Уфада яши һәм эшли.
2019 елдан гаилә башлыгы Чишмә районының Тәпәреш авылында шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә, анда 100 башка якын ат, 100 кәҗә асрала. Хуҗалык эшләрендә хатыны, балалары булыша.

Гаилә бик тату, районда билгеле. Ата кеше - үз балаларына үрнәк.
"Кызым конкурс турында мәгълүматны очраклы рәвештә генә күреп калган, үзе гариза җибәрде. Без соңыннан документлар җыйдык", - ди Марат Миңнеәхмәт улы.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас