Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышы булды. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары катнашты.
Вице-премьер Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда язгы ташу чагыштырмача тыныч узды.
- Елгаларда боз тыгыны куркынычы янаган участоклары булган муниципалитетлар шартлату эшләренә вакытында килешүләр төзеде. Бу хәрби шартлатучыларның бәяләп бетергесез ярдәме белән Дуван, Салават, Архангель районнарында боз тыгыны барлыкка килә торган участокларда превентив шартлату эшләрен вакытында үткәрергә һәм торак пунктларны су басуга юл куймаска мөмкинлек бирде, - диде вице-премьер, муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәсе башлыгы Вилора Горохольская белдерүенчә, елгалар 4-15 апрельдә ачылган. Бу сроклар уртача еллык күрсәткечләргә якын. Фараз 100 процентка акланган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләр, ташкыннар нәтиҗәсендә кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә юл куелмаган. Моңа гражданнарга алдан хәбәр итү, ихаталарда булу, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм полиция автомобильләренең корылмалары аша ташу куркынычы турында мәгълүмат җиткерү нәтиҗәсендә ирешелгән.
Гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен, Ирек Сәгыйтов хәзердән үк 2023 елгы язгы ташуга әзерлекне башларга кушты, бу, беренче чиратта, елга юлларын чистарту һәм тирәнәйтү.
Моннан тыш, утырышның азагында Премьер-министр урынбасары республикада, фаразлаулар буенча, бу атнада җылы һава торышы көтелә, күпләр елгаларга һәм күлләргә юнәләчәк, дип билгеләде.
Суда кешеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен муниципалитетларга сулыклар янында халык күпләп ял итә торган урыннарда профилактик чаралар оештыру йөкләтелде.
Фото: ufa1.ru