+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2022, 16:50

Яшәгән урыныбыз матур булсын!

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә яңа пост урнаштырган.

Яшәгән урыныбыз матур булсын!
Яшәгән урыныбыз матур булсын!


"Кайчандыр фатир сату турындагы белдерүләрдә еш кына "Сипайловоны тәкъдим итмәскә", дип укырга була иде. Соңгы елларда без әлеге микрорайонның шәһәр тирәлеген планлы рәвештә яхшыртабыз. Экспертлар әйтүенчә, «Кашкадан» паркын эшләтеп җибәргәннән соң, Уфада әлеге районның җәлеп итүчәнлеге шактый арта. «Башкортстан ихаталары» программасы белән дә шундый хәл. Эшләр тәмамланганнан соң, бу йортларда фатирларга бәяләр, кагыйдә буларак, 3-5 процентка арта.
Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда подъездларны ремонтлау да бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә тиз арада ремонт таләп итүче барлык подъездларга план нигезендә киләчәкбез.
Һәрвакыттагыча, кешеләргә игелек һәм акча белән киләбез.
Ә халыктан безнең өчен бары тик ике генә әйбер кирәк:
Беренчедән, безгә үз ишегалларын, подъездларын, йортларын ничек күрүләрен төгәл аңларга, һәм, икенчедән, ремонт тәмамланганнан соң, хәзер инде аларның байлыгына сакчыл карарга кирәк.
2022 ел программасы буенча подъездларны ремонтлауны дәвам итәбез. Безнең бурыч - 1 октябрьгә подъездларны узган елга караганда ике ярым тапкырга күбрәк тәртипкә китерү. Бу 23 муниципалитеттагы 304 йортта 896 подъезд. Безнең бу республика программасы, аңа 493,3 миллион сум бүлеп бирдек.
198 подъездда 69 йортта эшләр төгәлләнгән инде, калганнарында - дәвам итәбез. Беренче катларда тамбур ишекләрен, подъездлардагы тәрәзәләрне пластикка алыштырабыз, плитка алыштырабыз. Яңа почта тартмаларын куябыз, лампочкаларны энергия саклаучы яктырткычларга алыштырабыз, штукатурлыйбыз, буйыйбыз.
Подъездларга, элекке кебек үк, гарантия - 5 ел. Һәм безнең принцип - халыкны процесска җәлеп итү, шулай ук үзгәрми.
Алга таба хәрәкәт итәбез, әкренләп безнең күпфатирлы йортларда, ишегалларында һәм бөтен республикада тәртип урнаштырачакбыз", - дип язган Радий Хәбиров.

Фото: В Контакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: