+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июнь 2022, 16:42

"Аришка елмая, әти-әнисе - шат"

Радий Хәбиров республика табиблары кулына эләккән кечкенә Ариша турында сөйләде.

"Аришка елмая, әти-әнисе - шат""Аришка елмая, әти-әнисе - шат"
"Аришка елмая, әти-әнисе - шат"

"Җиде айлык Аришка әнисе Юлия белән бергә безнең кардиоүзәккә ике атна элек эләккән. Баланы физик йөкләнеш вакытында тын кысуы борчыган. Табиблар кызга диагноз куйган - йөрәк авыруы. Бала югары квалификацияле медицина ярдәменә мохтаҗ була.

Әтисе, әнисе һәм өлкән абыйсы белән Аришка Луганск Халык Республикасыннан Уфага килде. Әти-әнилсенең ни өчен озак вакыт тар белгечләргә мөрәҗәгать итә алмавы аңлашыла.

Республика кардиоүзәгендә операция вакытында балалар кардиохирургы Нарат Янбәков җитәкчелегендәге табиблар бригадасы кызның тумыштан килгән йөрәк кимчелеге дефекты пластикасын һәм коррекциясен үтәде. Алар 2 сәгатьтән артык эшләде.

Операциядән соң ук баланың тын алуы яхшырды, бала тиз савыга башлады һәм бүген аны өенә кайтарып җибәрделәр. Алга таба кызны балалар кардиологы күзәтәчәк.

Аришка елмая.

Табиблар һәм кызның әти-әнисе бәхетле.

Операция турында сабыйның күкрәгендәге кечкенә яра гына хәтерләтә.

Уңышлар сиңа, Ариша!

PS: Ел саен республика кардиоүзәгендә тумыштан килгән йөрәк авырулы балаларга 300дән артык операция ясала, шуларның 200дән артыгы - ясалма кан әйләнеше шартларында.

Барыгызга да рәхмәт!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас