+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июнь 2022, 13:40

Кызынырга барабызмы?

Республикада быел 137 пляж эшләргә тиеш. Ләкин ял итүчеләр булмау сәбәпле, кайберләрен хуҗалары ачмый тора.

Уфада 11 комлык ачылган, аларның 2се – “Теплое” күлендә: “Райский берег” һәм “Гольфстрим”. 29 июньдә, Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә әлеге күлдә рейд үтте.

“Тикшерү барышында тәү чиратта авария-коткару чаралары, аларның төзек булуы исәпкә алынды. Пляжда кизү торучы коткаручыларның һөнәри әзерлеге дә мөһим роль уйный”, – диде Ирек Сәгыйтов.

Коткаручылар исә судагы хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер искә төшерәләр:

– махсус җиһазландырылган һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына су керегез;

– ярдан еракка йөзмәгез;

– исерек хәлдә суга кермәгез;

– салкын суда озак тормагыз;

– сулыклар янында балаларны караучысыз калдырмагыз!

Хәвефле вакыйга шаһиты булсагыз, “112” телефонына хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, диләр алар.

Рәсми мәгълүматлар буенча, 2022 елда республика сулыкларында 11 кешенең гомере өзелгән...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас