+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Июня 2022, 08:40

ЦУР: Хәзер барысы да тәртиптә

Уфада агач ботаклары аркасында Жуков-Бикбай урамнары чаты каршында светофорны күрү авырлашкан.

ЦУР: Хәзер барысы да тәртиптәЦУР: Хәзер барысы да тәртиптә
ЦУР: Хәзер барысы да тәртиптә
Шоферлар еш кына бер сәбәпсез борылышта басып торган һәм көткән. Сипайловода яшәүчеләрнең берсе проблеманы хәл итүне, тик агачка зыян китермәүне сораган.

Радий Хәбировның социаль челтәрләрендәге мөрәҗәгатьне Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары тоткан. Уфаның Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре бу мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Светофорны күрергә комачаулаган агачның бер өлешен кискәннәр. Бер үк вакытта корыган яфракларны җыеп, газонда тәртип урнаштырганнар. Нәтиҗә - безнең карточкада.

Башкаланың Октябрь проспекты буенча 118/2 йорты янындагы газон буенда чикләүче коймалар булмаган һәм машиналар чирәмгә кергән, асфальтны кара туфрак белән пычраткан. Хәзер, «Кире элемтә платформасына» мөрәҗәгать иткәннән соң, барысы да тәртиптә. Уфаның Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас