Стратегияне корректировкалаганда 2030 елга кадәр Русиянең социаль-икътисади үсешенең яңа башлангычлары кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп максатлар, шулай ук федераль башкарма власть органнары һәм Русия субъектлары тәкъдимнәре исәпкә алынган.
«Шәһәр агломерациясе» төшенчәсе халык саны 250 мең кешедән артык булган компактлы урнашкан торак пунктлары һәм территорияләр җыелмасы буларак формалаштырылды. Алар инфраструктура объектларыннан бергәләп файдалану белән бәйле һәм хезмәт, социаль элемтәләр белән берләшкән, бу өстенлекләрне билгеләргә һәм аларны икътисади үсешнең мондый нокталарына ярдәмгә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: economy.gov.ru