+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Июля 2022, 12:05

“Мондый мизгелләр аеруча сөендерә”

Республика халкы урындагы проблемаларны тиз арада хәл итәргә ярдәмләшкән ЦУР командасына рәхмәт белдерә.

“Мондый мизгелләр аеруча сөендерә”“Мондый мизгелләр аеруча сөендерә”
“Мондый мизгелләр аеруча сөендерә”

Узган атнада “Инцидент-менеджмент” системасы 3616 мөрәҗәгать теркәгән. Бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 352гә азрак. Һәрвакыттагыча, халыкны барыннан да бигрәк юллар темасы борчый. Икенче урында – төзекләндерү, аннары – социаль тәэминат, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәламәтлек саклау проблемалары.

Мәсәлән, медицина темасына 252 мөрәҗәгать килгән. Бигрәк тә Башкортстанда яшәүчеләрдән Төбәк мәгълү­мат-аналитика медицина системасында (РИАМС) өзек­лекләр турында шикаятьләр күп булган. Кешеләр табибларга языла алмаган. Системаны планлы яңарту һәм модернизацияләү үткәрелгән икән. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер ресурслар эшләмәгән. Хәзер эш тулысынча штат режимында тергезелгән.

Юлларга әйләнеп кайтсак, республика муниципалитетларында аларны ремонтлау проблемасы акчага барып төртелә: акча 10 июльдән соң киләчәк. Ә аңа кадәр бу темага мөрәҗәгатьләр күп булачак әле. Менә Уфада яшәүче берәү социаль чел­тәрләрдә Октябрь проспектындагы 3нче һәм 5нче йортлар янындагы чокырларга зарланган.

ЦУР командасы Совет районы хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә кергән. 14 июнь көнне коммуналь хезмәтләр Октябрь проспекты буенча урнашкан әлеге йортлар арасындагы чокырларны ремонтлаган. “Менә бу дөрес! Мондый мизгелләрдә мин аеруча сөенәм. Рәхмәт!” – дип җавап бирә бу хакта алдан хәбәр итүче. Уфадагы А. Невский урамы буенча 36нчы йорт янында көчле җил аркасында агач ауган, нәтиҗәдә, юл да ябылган. Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мониторинг хезмәте бу хәбәрне дә Радий Хәби­ровның социаль челтәр­ләрдәге сәхифәсендә тер­-кәгән.

“Мондый очракларда эш алгоритмы шундый: без Уфаның Орджоникидзе районы хакимиятеннән коллегалар белән элемтәгә кердек. Шул ук көнне кич белән районның “Тө­зекләндерү хез­мәте” хезмәткәрләре агачны юлдан кисеп алып җыеш­тырды. Электр челтәрләре тәртипкә китерелде. Яфракларны себереп алдылар. Транспорт хәрәкәте тергезелде”, – дип язалар ЦУРдан.

Уфаның Октябрь районы Дәү­ләткилдиев бульварында яшәүче бер кешене 16нчы йорт янындагы электр белән тәэмин итү щитының тутыккан корпусы ачуланырга мәҗбүр иткән. Бу хакта ул социаль челтәрләргә язган. Башкорт­станның ЦУР мәгълүмати системалары мөрәҗәгатьне теркәгән, ә алга таба традицион схема буенча аны башкаланың Октябрь районы хезмәткәрләренә тапшырган. Бераздан бу мәсьәлә дә хәл ителгән.

Башкаладагы С. Перовская урамындагы 15а йорты янындагы “Степан Кувыкин урамы” тукталышының тарихы гыйнвар аенда ук башлана. Социаль челтәрләрдәге зарлану аң­лашыла, тукталыш җыеш­тырыл­маган, пыяласы юк. Хәлне төзәтү схемасы – шул ук. Бу юлы мөрәҗәгатьне Киров районы хакимияте хез­мәткәрләре кабул иткән. Хәл итү өчен вакыт кирәк була, ләкин тәрәзә пыялалары куела һәм хәзер тукталышта уңайлы һәм коры.

Уфаның Октябрь революциясе урамы буенча 39нчы йорт янындагы ватык җәяү­леләр баскычы шушында яшәүчеләрне борчуга салган. Ул Спас гыйбадәтханәсенә алып бара, бер көн эчендә биредә йөзләгән кеше уза. 9 июньдә сынган баскычлар турында бер хатын-кыз Башкортстан Башлыгы битендә язган һәм ремонтлауны сораган. Мөрәҗәгатьне Уфа шә­һәренең Киров районы эшкә алган.

Менә тагын бер мисал. Һәм тагын баскыч проблемасы. Ул Рязань урамындагы 7нче һәм 9нчы йортлар ишегалдында урнашкан. Баскыч авария хәлендә. Халык берничә тапкыр Торак-коммуналь хезмәт­ләргә мөрәҗә­гать иткән, әмма сорау ачык калган. Бу хәбәрне ЦУРның Кире элемтә платформасы теркәгән һәм аны баш­каланың Октябрь районына юллаган. “УЖХ” хезмәт­кәрләре участокны тикшергән һәм 9 июньдә барысын да ремонтлаган. “Урыннарда коллегаларга рәхмәт белдерәбез һәм эшне дәвам итәбез!” – дип язган социаль чел­тәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас