Чара 13:00 сәгатьтә башлана, 20:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Керү ирекле.
Бәйрәмдә бөтен Русиядән 50дән артык самолет һавага күтәреләчәк. Демонстрацион очышны Бөек Ватан сугышын гына түгел, шул чордагы миллионлаган совет солдатларына канатлар биргән легендар По-2 (1942 ел чыгарылышы) башкарачак.
Аэродром мәйданчыгында авиация техникасы күргәзмәсе узачак. Самолетлар белән фотозона эшләячәк.
Кунакларны Уфа шәһәренең иң яхшы коллективлары һәм Башкортстан йолдызлары катнашлыгында кызыклы концерт программасы, шулай ук Беларусьтан килгән танылган авиация җырлары авторы Николай Анисимов чыгышы көтә.
Бәйрәмдә зур фуд-корт зонасы, балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу урыннары, уен мәйданчыклары, иҗади мастер-класслар эшләячәк, шулай ук юлдан тыш техниканың тест-драйвы узачак.
Фестивальнең һәр кунагы хәйрия уенында катнаша ала. Самолетта очу, спорт велосипедлары, заманча гаджет, автомәктәптә укуга чакыру һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр отарга мөмкин булачак! Сатып алынган һәр билет - отышлы: стоматология клиникасында түләүсез кабул итү, рәсем ясау студиясендә дәресләр, батут паркында булу, шулай ук кәрәзле телефонга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Тулырак мәгълүматны оештыручылар һәм чараның мәгълүмати ресурсларында ачыкларга кирәк.
Җыелган акчалар хәйриячелеккә, үзенчәлекле балаларга ярдәм итүгә тотылачак.
Фестиваль ахырында һава шарлары фесты узачак, анда теләгән һәркем аэродром территориясен кошлар очышы биеклегеннән күрә алачак.
Чарага «Көньяк автовокзал — Первушино» маршруты буенча 12:30дан 20:00гә кадәр автобуслар йөриячәк "Башавтотранс" автобусында яки шәхси автотранспортта килергә мөмкин.
Фото: Скриншот видео