

Мәскәү сабантуе гадәттәгечә төрле милләт кешеләрен берләштерде. Моны Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков билгеләп үтте.
- Моңа кадәр, пандемия булуга карамастан, сабантуй онлайн-форматта узды. Өстәвенә, бәйрәмне зур аудитория өчен күрсәтү формалары да таптык. Һәм хәзер бу тәҗрибәне фестивальдә кулланабыз, - дип ассызыклады Виталий Иванович.
Департамент җитәкчесе сабантуйны Русия башкаласының иң киңкүләм бәйрәмнәренең берсе дип атады.
– Бу мәйданчыкта без кешеләрнең бәхетле йөзләрен, шатлык тулы күзләрен күрәбез. Монда башкортлар һәм татарлар гына түгел, бөтен ил катнаша. Мин һәрвакыт әйтәм, сабантуй - башкорт-татар бәйрәме генә түгел, ул күпмилләтле, бөтен илебез бәйрәме дә. Бездә фестивальләр бик күп, әмма сабантуй масштабы белән аерылып тора. Ел саен бәйрәмгә 200 меңнән артык кеше килә. Халык башкортлар һәм татарлар мәдәнияте белән таныша, милли музыка тыңлыйлар. Бу бик шәп, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Виталий Сучков.