+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июль 2022, 16:06

Чүп-чар кайдан килеп чыккан?

Башкортстан ЦУРы һәрвакыттагыча ярдәмгә килә. Социаль челтәрләрдә бу хакта алар болай дип язганнар:

Чүп-чар кайдан килеп чыккан?Чүп-чар кайдан килеп чыккан?
Чүп-чар кайдан килеп чыккан?

“Социаль челтәрләрдә Учалы авылы халкы хәбәр итте – торак-коммуналь чүп-чар җыю мәйданчыклары чүп полигонына әверелгән. Башкортстан ЦУРы вәзгыятьне контрольгә алды, Учалы районы хакимиятеннән хезмәттәшләр дә кушылды.

Авылда чүп-чар чыгару – “Эко-сити” төбәк операторының җаваплылыгы зонасы. Ул контейнерларны хезмәтләндерә һәм каты коммуналь калдыкларны чыгара. Өстәвенә, моны даими рәвештә эшли. Шулай булгач, чүплек каян килеп чыккан? Асылда, аны Учалы халкы үзе булдырган. Алар каты коммуналь калдыкларга карамаучы чүп-чар калдырган - ботаклар, төзелеш чүп-чары.

Авыл биләмәсе башлыгы Альберт Мостафин мәгълүматы буенча, Учалы авыл хакимияте калдыкларны чыгару өчен бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп биргән. Чүп-чарны Осипенко, Луговой, Элеватор, Җиңүгә 30 ел урамнарыннан чыгарганнар инде. Дүшәмбе көнне, 4 июльдә, авыл советы вәкиле үз мөрәҗәгатендә күрсәтелгән адреслар буенча узачак һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын тагын бер кат тикшерәчәк. Авыл хакимияте үз чиратында халык тарафыннан хокук бозуларны ачыклау чараларын көчәйтәчәк.

Исегезгә төшерәбез. Контейнер мәйданчыгында түбәндәге әйберләрне калдыру тыелган:
- үсемлекләр һәм агач калдыклары (чүп үләннәре, яфраклар, сабаклар, агач ботаклары),
- төзелеш калдыклары (бетон һәм кирпеч, агач, төзелеш һәм биналарны сүтүдән килгән калдыклар, шифер, чирәп, керамика, гипсокартон, шпаклевка, штукатурка, полимер плитка һ.б.),
- тереклек эшчәнлеге калдыклары һәм хайван үләксәләре.

Чүп-чар темасы буенча иң актуаль сорауларга җаваплар - ТКО буенча яңа чат-ботта, аны Башкортстан ЦУРы һәм республиканың экология министрлыгы эшләгән https://t.me/tsurTKOBot
Чиста урамнар! Барысына да яхшылык!”

Чүп-чар кайдан килеп чыккан?
Чүп-чар кайдан килеп чыккан?
Чүп-чар кайдан килеп чыккан?
Чүп-чар кайдан килеп чыккан?
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас