+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июль 2022, 07:29

Тылсымлы курчаклар ясый ул

“Кызыл таң” гәзитенең “В контакте” төркемендә оештырылган “Алтын куллар” бәйгесе җиңүчесе Гүзәл Даянова якташларын шулай сөендерә.

Тылсымлы курчаклар ясый улТылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул

Өй түрендә курчаклар күзнең явын алып утыра. Аларның ниндие генә юк: бәйләнгәннәре, тукымадан тегелгәннәре - төрле-төрле, әмма һәркайсы йөрәк җылысы белән сугарылган. Илеш районының Югары Яркәй авылында яшәүче Гүзәл Даянова әнә шулай тукыманы җанландырып, тылсымлы курчаклар тудыра. Бу уенчыкларны күрү белән аларны үзеңдә дә булдырасы килә.

  • Пандемия чорында өйдә утырырга мәҗбүр булдык. Шунда текстиль курчаклар ясый башладым да инде. Интернеттан образны күреп, карап эшли башласам да, курчаклар бөтенләй башкача, үземчә килеп чыга. Курчак рәвешен ала башлагач, алар “җанлана” да: “Син зәңгәр күзле буласың, ә сиңа мондый кием кидерәбез”, - дип сәйләнә-сөйләнә эшлим. Һәр курчак үзенә бер төрле булып туа. Социаль челтәрләрдә шундый төркемнәрдә торам, кызыксынам. Тагын да матуррак килеп чыксын дип масстер-класслар карыйм, кайберләренә махсус язылам, - ди Гүзәл Рафаил кызы.

Гомумән кул эшләре белән балачактан мавыга Гүзәл ханым. Мәктәпкә акбур салырга капчык та тегеп алып барган булган ул. Бәйләү, тегүдән тыш, сәйлән белән дә мавыга Гүзәл Рафаил кызы. Сәйләннән эшләнмәләре да бихисап.

Кул эшләренә сәләт нәселдән киләдер, ди Гүзәл Даянова. Әтисе Рафаил балта остасы булган, әнисе Рауза апа, олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә бәйли, чигә, тегә.

  • Без үскән чор - 80нче еллар, әйбер юк - заман. Кайдан күреп микән, әнидән итәк сорадым. Шунда чәчкәле матур, яңа портянкалар алып, шундый матур итәк тегеп бирде ул. Яратып кидем мин аны. Шулай ук оекбашлар сүтеп, кофталар бәйләгәне дә хәтердә, - ди Гүзәл апа.

Кул эшләре белән эштән кайткач, буш вакытында шөгыльләнә Гүзәл Рафаил кызы. Югары Яркәй авылының 6нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли ул. Биредә дә бәйгеләрдә катнашып тора уңган ханым. 2014 елда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә җиңү яулаган Гүзәл Даянова. Инде өченче дистә ел тәрбияче булып эшләү дә курчак тегү белән шөгыльләнүгә этәргеч булгандыр.

  • Укытучы буласым килгән иде. Апам Альмира укытучы һөнәрен сайлады. Миңа тәрбияче булырга язган, күрәсең. Анысы да укыту эшеннән ерак түгел. Әле сөйләшә дә белмәгән сабыйларны балалар бакчасыннан мәктәпкә озатабыз, - ди Гүзәл Рафаил кызы.

Сабыр холыклы, йомшак тавышлы Гүзәл ханым ире Илшат белән ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары Динар, БДАУның энергетика факультетын тәмамлап, Казанда заводта эшләп йөри. Инде алар да тормыш иптәше белән малай тәрбиялиләр. Кызлары Дилара КФУда укый. Әйткәндәй, мәктәп елларында Дилара бәйләгән уенчыкларны әнисе кадерләп саклый.

  • Балалар янда булмагач, кайвакыт аларны сагынып та шундый курчаклар килеп чыгадыр инде. Һәр детален уйлап эшләргә кирәк: киеме нинди була, күлмәкме ул, чалбар белән кофтамы, чәче, баш киеме, аяк киеме - һәркайсы аерым эшләнә. Шундый бер курчак эшләү өчен атнага якын вакыт үтә”, - ди Гүзәл Даянова.

Якын кешеләренә әлеге эшләнмәләрне бүләк итеп тә сөендерә ул. Күптән түгел оештырылган туган якны өйрәнү буенча күргәзмәдә катнашып, тәэссоратлар туплаган. Мондый чараларда катнашырга бик шатмын, ди Гүзәл Рафаил кызы.

Җәйге ял вакытына да әзерләнеп, курчаклар тегәргә махсус тукымаларга һәм башка кирәк-яракка Интернеттан заказ биреп куйган инде. Мастер-класслар марафоны да үтәргә җыена тынгысыз җан. Әлеге хоббидан тыш, йорт-бакча тирәсен дә, кош-кортын да, эштән кайткан ирен дә хәстәрләп өлгерә Гүзәл ханым. Менә шундый “алтын куллы” ул безнең җиңүчебез!

Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Тылсымлы курчаклар ясый ул
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас