+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Июля 2022, 13:05

Фейкны тикшереп була!

"Лапша" проекты аналитиклары киңкүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматларны тикшереп, раслауны дәвам итә.

Фейкны тикшереп була!Фейкны тикшереп була!
Фейкны тикшереп була!



Апрель ахырында социаль челтәрләрдә фейклар арасында Русиянең төрле төбәкләрендә суда холера эмбрионнары табылуы турындагысы популяр булды.
Өч айдан соң холера турында икенче сортлы фейк Русиядә иң популяр ялган хәбәрләр арасында булды. Аны 115 миллионнан артык кеше караган. Ул социаль челтәрләрдә 3,5 меңнән артык репост җыйган. Белгечләр мәгълүматны анализлап, аның ничек барлыкка килүен, формалашуын һәм таралуын ачыклады. Фейкның нигезе - Украинада АКШ биолабораторияләре турында мәгълүмат. 6 мартта Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Русиядә чума, "Сибирская язва", холера һәм башка үлемгә китерүче авыруларның аеруча куркыныч патогеннарын ашыгыч рәвештә юк итү фактларын раслаучы документлар бар. Ә 9 майда вирус турында беренче хәбәрләр пәйда булды. Янәсе Мариупольда яшәүче бер хатын социаль челтәрләрдә холера вирусы булуын язган.
«Лапша» аналитиклары холера эпидемиясе турында фейк алга таба да таралырга мөмкин, дип фаразлый. Ул башкача һәм куркынычрак формада бирелергә мөмкин. Кулланучылар «Лапша» проектына теләсә нинди шикле мәгълүматны җибәрә ала.
Белгечләр аны тикшерәчәк һәм аның фейкмы, юкмы икәнлеген ачыклап, җавап бирәчәкләр. Сорауларны https://lapsha кMedia/ аша җибәрергә мөмкин, шулай ук Telegram, Viber һәм «ВКонтакте» - аларга сылтаманы сайтның төп битендә табарга була.

Фото: onlygfx.com

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас