+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июль 2022, 16:55

"Промсвязьбанк" Запорожье өлкәсендә эшли башлады

Запорожье өлкәсендә Русиянең иң эре банкларыннан берсе эшли башлады.  

"Промсвязьбанк" Запорожье өлкәсендә эшли башлады"Промсвязьбанк" Запорожье өлкәсендә эшли башлады
"Промсвязьбанк" Запорожье өлкәсендә эшли башлады

"Промсвязьбанк"ның беренче бүлеге (ПСБ) Мелитопольдә ачылды, дип хәбәр итте Запорожье өлкәсенең вакытлы хакимияте башлыгы Евгений Балицкий үзенең телеграм-каналында.
Халыкка барлык банк хезмәтләре - карталар чыгару, банкоматларда акча алу, акча күчерүләр, тупланган һәм исәп-хисап счетлары, валюта алмашу яңадан күрсәтелә башлады.
Евгений Балицкий билгеләп үткәнчә, ел ахырына кадәр ПСБ яңа бүлекләрне ачачак һәм кулланучылар кредитлары, ипотека, хезмәт хакы проектлары һәм бизнес өчен кредитлар башлап җибәрәчәк.
Элегрәк ПСБ бүлеген ачу турында Херсон өлкәсе хакимияте белдергән иде. Шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә Украинаныкы урынына "МРБ-банк" эшли башлады.
Билгеле булуынча, "Росимущество" аша "Промсвязьбанк" дәүләткә карый. Аның базасында эре дәүләт контрактларына һәм дәүләт оборона заказына хезмәт күрсәтү өчен банк булдырылган.
2021 ел нәтиҗәләре буенча ПСБ "Интерфакс-100" рэнкингында активлар күләме буенча 6нчы урынны алды.
21 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тану турындагы указга кул куйды. 24 февральдә ул Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Хәзерге вакытта Херсон өлкәсе тулысынча Русия көчләре контролендә, ә Запорожье – өлешчә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас