+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Июля 2022, 09:45

ЦУР: Постны миллионнан артык кеше караган

Башкортстан Башлыгы постларында бер атна эчендә 1 миллионнан артык карау: бу бары тик «ВКонтакте» социаль челтәрендә генә.

ЦУР: Постны миллионнан артык кеше караганЦУР: Постны миллионнан артык кеше караган
ЦУР: Постны миллионнан артык кеше караган

Ә тагын "Одноклассники" һәм Телеграмм-канал бар. Радий Хәбировны хаклы рәвештә республикада иң күп укылган блогер дип атарга була. Аның 300 меңгә якын абунәчесе бар.

Бер атна эчендә Радий Хәбиров 11 пост бастырган, алар астында - 2291 комментарий. Республика Башлыгы даими рәвештә социаль челтәрләрдә иң актив губернаторлар рәтенә керә. .

Бу хакта ЦУРНың туры эфирында Башкортстан белән идарә итү үзәге хезмәткәре Дмитрий Черенков сөйләде.

Үткән атнада иң күп карау һәм шәрехләр - республика мәктәпләрендә "Взлетай!" проекты буенча стоматология кабинетларын ачу турында постта. Мөһим тема, социаль челтәрләрдән файдаланучыларның активлыгы моны раслый. Постны 137 375 тапкыр караганнар, 802 лайк куйганнар, 416 шәрех калдырганнар. Аларда - республиканың башка мәктәпләрендә дә стоматология кабинетларын ачу үтенече: https://vk.com/wall413272232_834191

Бер атна элек шул ук параметрлар - караулар һәм комментарийларның иң күп саны буенча Балтач районының Иске Балтач авылыннан Хәйдәршиннар гаиләсе беренче урынга чыкты. Бу күп балалы гаилә 13 бала тәрбияли. https://vk.com/wall413272232_833391

Республикада урманнарны тергезү турындагы пост -шәрехләр саны буенча лидер. Алар 470! Лайклар саны шулай ук уртача күрсәткечтән югарырак-1188. Республика халкы өчен тема мөһим: https://vk.com/wall413272232_830078

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас