+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июль 2022, 10:05

ЦУР: Яңавылда юл ныгытылды

Уфада яшәүчеләрнең берсе «Спорт сарае» трамвай тукталышында пыяла булмауга зарланган.

ЦУР: Яңавылда юл ныгытылдыЦУР: Яңавылда юл ныгытылды
ЦУР: Яңавылда юл ныгытылды

"Транспортны мондый шартларда көтү бер дә рәхәт түгел", - дип язган ул Радий Хәбировның «ВКонтакте» битендә. Аның шикаятен Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән. Проблеманы хәл итүгә Октябрь районы хакимиятеннән коллегалары да кушылган. Финанс мөмкинлеге барлыкка килүгә үк, пыяла сатып алынган һәм урнаштырылган. Нәтиҗә-фотода.

Янавылда шәһәр халкы социаль челтәрләрдә Чапаев урамы буенча юл проблемасы турында язды. Аларның шикаятен Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары тоткан. Янавыл районы хакимияте, шәһәр хакимияте белән берлектә, мөрәҗәгать буенча эш башлаган.

Чапаев урамы сазлыклы урында урнашкан. Юл түшәмәсен ремонтлау туфрак кипкәч кенә мөмкин була. «ЯнаулБлагоустройство» хезмәт күрсәтүче оешма Чапаев урамы буенча юлның проблемалы участокларын таш материал белән ныгыта һәм комташ өеп куя.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас