

"Башкортстан Башлыгының РГ-273 https://npa.bashkortostan.ru/29352/ дигән күрсәтмәсе бар, ул атнасына кимендә дүрт тапкыр оригиналь постларны бастырып чыгарырга мәҗбүр итә. Бу эшкә системалы якын килергә мөмкинлек бирә, бу бик мөһим һәм кирәк. Беренче бурыч - мәгълүматлаштыру, икенчесе - кире элемтә бирү. Шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм алга китү. Халык булган җирдә хакимият булырга тиеш, - дип саный Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы, "Башкортстан Республикасы идарәсе үзәге" проекты җитәкчесе Елена Прочаковская.
Дәүләт пабликлары турындагы законны эшләүдә "Диалог" компаниясе экспертлары да катнашты.
"Экспертлар дәүләт пабликларында рәсми мәгълүматны гына урнаштырырга тәкъдим итмәде. Бу формаль булмаган, файдалы, интерактив һәм хәтта күңел ачу контентын әзерләргә һәм бастырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип шәрехли "Диалог Регионы"ның генеральный директоры урынбасары Андрей Цепелев.
"Диалог" җәмгыяте мәгълүматлары буенча, хәзер социаль челтәрләрдә 47 миллион кеше аудиториясе белән 72 мең дәүләт паблигы исәпләнә. Тагын 150 мең учреждение - мәктәпләрнең, дәваханәләрнең, балалар бакчаларының рәсми битләре барлыкка килергә тиеш. Иң мөһиме - мәйданчык булып элеккечә "ВКонтакте" соцчелтәре кала.
Башкортстанда "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге рәсми битләр һәм төркемнәр, телеграм-каналларны республиканың барлык министрлыклары, ведомстволары, шәһәр һәм район хакимиятләре алып бара. Урындагы үзидарә органнарында - 210 аккаунт, төбәк башкарма хакимият органнарында - 99. Атна дәвамында 23-29 июнь көннәрендә 8 912 632 кеше караган.
Статистика буенча, Башкортстанның иң популяр блогеры - төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. Аның битләрендә 293 мең язылучы - "ВКонтакте"да, 34 меңнән артык - "Одноклассники" да эһ 23,7 меңнән артык - Телеграмда. Бер атна эчендә, 27 июньнән 3 июленә кадәр постларны 1 237 680 кеше караган.
Фото: "Башинформ"