+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июль 2022, 12:35

Форумда кемнәр катнаша ала?

2022 елның 2 августыннан 5 августына кадәр Түбән Новгородта Идел буе һәм Урал федераль округлары ирекмәннәре форумы узачак.

Форумда кемнәр катнаша ала?Форумда кемнәр катнаша ала?
Форумда кемнәр катнаша ала?


Форумда Идел буе федераль округы һәм Урал федераль округы составына керүче Русия Федерациясе субъектларыннан 400 вәкил, шул исәптән 2020-22 елларда иң зур социаль әһәмияткә ия булган федераль волонтерлык кампанияләре активистлары һәм башка оешма вәкилләре катнашачак. Форумның максаты - гражданнарны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү һәм үстерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыру, волонтерларда гамәли күнекмәләр формалаштыру.
Программа "Без - төбәк үсеше" концепциясе нигезендә эшләнгән һәм үз эченә 3 блокны ала: «Без» - гражданнарны берләштерүгә юнәлтелгән белем бирү чаралары, НКО һәм дәүләт; "Үсеш" - үзеңне һәм үз башлангычларыңны үстерү мөмкинлекләрен эзләү һәм тормышка ашыру; "Регион" - яшьләрнең төбәк үсеше белән кызыксынуын формалаштыру. Форумда катнашу өчен һәр дәгьва итүче бердәм мәгълүмат системасында теркәлергә (DOBRO.RU) һәм форумга гариза бирергә тиеш. Теркәү 2022 елның 12 июленә кадәр үткәрелә.

Фото: кдц-кго.рф


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас