Ул Уфа – Кушнаренко – Дүртөйле – Илеш маршруты буенча уза. Бүген автойөрештә катнашучылар Муса Гәрәевның туган ягында - Илеш районында.
Автоколоннаны Югары Яркәйдә каршы алдылар. Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин әлеге чарада катнашучыларны сәләмләп чыгыш ясады.
Бүген дә Светлана Гәрәева һәм авиация ветераннары катнашлыгында киңкүләм батырлык дәресләре, Муса Гәрәевка һәм ДОСААФ үзәк комитетының 14 героена багышланган экспонатлар, ДОСААФ эзтабарлар отряды күргәзмәсе, Башкортстан Волейбол федерациясе укучылары өчен волейбол турниры һәм мастер-класслар узачак. Югары Яркәйдән соң автойөреш Бишкурай авыл биләмәсенә юлланачак. Ул Бишкурай, Иләкшиде, Таш-Чишмә авыллары аша узачак.
Фото: Айгөл Якупова.