+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2022, 12:17

Әтисен сагынган бала реанимациягә эләкте...

Туганнары ирне гаепле түгел, дип саный.

Әтисен сагынган бала реанимациягә эләкте...
Әтисен сагынган бала реанимациягә эләкте...

Ишембай тренеры Антон Овечкинны 14 яшьлек кызны көчләүдә гаепле дип танып, 6 ел төрмә рәвешендә җәза билгеләгәннәр иде.

Тикшерү версиясе буенча, бу хәл 2021 елның 18 маенда тренерлар бүлмәсендә булган. Кыз булган хәл турында хокук саклау органнарына гариза биргән һәм әти-әнисенә сөйләгән. Овечкин үзе гаебен танымаган.

- Ул зур уңышларга иреште, ВДВда, разведкада хезмәт итте, аның часть командиры миңа рәхмәт хаты язды. Ә аны педофил буларак таныттылар. Боларның барысын да көнчеләр эшли, - ди гаепләнүченең әнисе.

Хатын-кыз судның Антонның гаебен раслый торган дәлилләре булмаган дип саный. Аның сүзләренчә, корбан дип танылган кыз тренерга яла яга алган. Раслау өчен хатын-кыз исерткеч эчемлекләр куллана һәм яшь кешеләр компаниясендә күңел ача торган видеоязмалар биргән.

- Гаепсез кешене төрмәгә утыртты да үзе күңел ача, - дип ачулана Надежда Овечкина.

Гаепләнүченең иректә хатыны һәм җиде яшьлек кызы калган. Бала әтисен бик сагына. Узган атнада ул реанимациягә эләккән, аның шикәре 32гә кадәр күтәрелгән.

- Болар барысы да стресстан. Хәзер бала инвалид, аны инсулинга утырттылар, - ди кызның әбисе.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: