

Министрлар һәм дәүләт комитетлары җитәкчеләренең интернетта барлыгы 191 бите һәм 243 677 язылучысы бар.
Радий Хәбиров социаль челтәрләрне яратмыйм, әмма хөрмәт итәм, дияргә ярата. Һәм даими рәвештә постлар куя. Башкортстан Башлыгының "ВКонтакте"да 293 мең язылучысы бар, 34 меңе - "Одноклассники"да, 23,7 меңе - Телеграммда. 2022 елның 27 июненнән 3 июленә кадәр бер атна эчендә генә дә Радий Хәбиров постларын 1 237 680 кеше карады.
"Диалог" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы компаниясе хезмәткәрләре фикеренчә, социаль челтәрләрдә тагын 150 мең учреждениенең аккаунты - мәктәп, дәваханә, балалар бакчалары һәм мәдәният йортларының рәсми битләре барлыкка киләчәк. Төп мәйданчык булып, элеккечә үк, "Вконтакте" челтәре калачак.