+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 июль 2022, 10:00

KFC да китә ди...

Бу бабайсыз нишләрбез инде...

KFC да китә ди...KFC да китә ди...
KFC да китә ди...

KFC һәм "Pizza Hut" брендлары булган "Yum! Brands" корпорациясе Русиядә үз бизнесын сатарга булган. Хәзерге вакытта компания урындагы операторга KFC Русия рестораннарын сату турында сөйләшүләр алып бара, дип яза «Коммерсантъ».

Русиядә "Pizza Hut" рестораннарына килгәндә, алар урындагы операторга сатылган инде, ул челтәр ребрендингын эшләтеп җибәрәчәк. Русия нокталары сатылганнан соң, KFC компаниясе илдән тулысынча чыгачак. Русиядә барлыгы 50 "Pizza Hut" рестораны һәм KFC челтәренең 1,1 меңнән артык ноктасы эшләде.

"Yum! Brands" 9 март көнне Русия базарыннан китәргә ниятләве турында белдерде. Моңа кадәр бер көн кала компания Русиягә барлык инвестицияләрне туктату турында игълан итте.
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас