+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Июля 2022, 08:56

Мәсхәрә иткәннәр дә, уенга киткәннәр

Нефтекама «Торос» хоккей клубының 11 яшьлек тәрбияләнүчесен көчләү турында җинаять эше кузгатылган.

Мәсхәрә иткәннәр дә, уенга киткәннәрМәсхәрә иткәннәр дә, уенга киткәннәр
Мәсхәрә иткәннәр дә, уенга киткәннәр

Әлеге хәл спорт җыеннары вакытында булган. Бу хакта 30 июньдә "Хокук яклау федерациясе" хәбәр итте.

– Бүгенге көндә без 11 яшьлек малайны көчләү факты буенча җинаять эше кузгатуга ирешә алдык, – дип белдерделәр хокук саклау оешмасында. – Шунысы кызганыч, «Торос» хоккей клубы командасы җитәкчелеге әлегәчә көчләүчеләргә карата тиешле чаралар күрмәде. Алар әле дә биредә шөгыльләнә.

Искәртеп узабыз, бу хәл турында Мәскәү юристы Катя Гардоннан билгеле булды. Ул 2022 елның мартында Туймазда хоккей буенча Русия үсмерләр беренчелеген үткәргән вакытта 11 яшьлек малай көчләүгә дучар ителгән, дип сөйләде. Җәмәгатьче сүзләренә караганда, командада катнашучыларның берсе иптәшләрен котырткан һәм алар малайны башта кыйнаган, аннан мәсхәрә иткән. Әле бу хәлне тикшерү бара.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас