+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Июля 2022, 09:25

ЦУР: Янә юллар һәм чокырлар проблемасы

Юллар темасы, элеккечә, республика халкын борчый торган проблемаларның берсе булып тора.

ЦУР: Янә юллар һәм чокырлар проблемасыЦУР: Янә юллар һәм чокырлар проблемасы
ЦУР: Янә юллар һәм чокырлар проблемасы

Менә бу темага хәл ителгән инцидентларның мини-дайджесты.

Уфаның Урман техникумы урамы, 49нчы йорт: кыш башында биредә асфальтны бозалар. Казыйлар, ә кире асфальтламыйлар. Уфалыларның берсенең шикаятен "Кире элемтә платформасы" теркәгән. Башкаланың Октябрь районы хакимияте эшкә алынган - чокырлар ямалган, юл түшәлмәсен тергезгәннәр.

Башкортстан ЦУРы системалары Нефтекама хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидовның битендә халык язган шикаятьне тотты. Нефтьчеләр урамы буенча 26нчы һәм 28нче йортлар арасында юллар чокырлар белән чуарлаган. Нефтекамадан хезмәттәшләр шикаятьне эшкә алган, июль башында подрядчы оешма чокырларны ямау эшләрен төгәлләгән.

Тагын бер мөрәҗәгать - Башкортстан белән идарә итү үзәге битеннән. Аны Уфада яшәүче бер кеше калдырган. Русия урамы, 92нче йортта тротуардан «зебра»га төшү форсаты булмаган. Коляскалы ата-аналарга да, велосипедчыларга да, аз хәрәкәтләнүче кешеләргә дә уңайсыз. Уфаның Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләре бу эшне дә башкарып чыккан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас