+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2022, 12:50

Русиялеләрнең 70 проценты түләү квитанцияләрнең эчтәлеген аңламый

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар артуның төп сәбәбе - халыкның торак-коммуналь хуҗалык белеме дәрәҗәсенең түбән булуы. "Домиленд" компаниясе белгечләре халыкны сораштыру буенча шундый нәтиҗәгә килделәр, - дип хәбәр итә "Российская газета".

Русиялеләрнең 70 проценты түләү квитанцияләрнең эчтәлеген аңламыйРусиялеләрнең 70 проценты түләү квитанцияләрнең эчтәлеген аңламый
Русиялеләрнең 70 проценты түләү квитанцияләрнең эчтәлеген аңламый

Сораштырылучыларның 33 проценты гына квитанциянең һәр юлында нәрсә язылганын яхшы аңлый, мөстәкыйль рәвештә приборларның күрсәтмәләрен карый һәм мәгълүматларны чагыштыралар, дип җавап бирде. 27 процент детальләргә төшенми һәм автотүләүләрне тоташтыра. Сораштырылучыларның 16 проценты гомумән сумманың кайдан алынуын аңламый, ә 13 проценты хәтта беркайчан да квитанцияләрне күрмәгән һәм аларның эше торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән шөгыльләнү түгел, дип саный. 11 процент аерым мәгълүматларны контрольдә тота ала.

Башкортстан Иҗтимагый палатасының Инфраструктура һәм территориаль үсеш, иминлек, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Роза Хуҗина аңлатма бирә.

- Күп кенә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, чыннан да, торак-коммуналь хуҗалыгының нинди конкрет хезмәтләре өчен квитанцияләр килгәнен, исәпләүләр ничек башкарылганын аңламый. Шул ук вакытта ел саен тарифлар арта, һәм шуңа күрә түләүләр күләме арта. Мисал өчен, безнең төбәктә, быел, фаразланганча, 6,4 процентка арту көтелә. 1 июльдән республикада электр энергиясенә тарифлар 5,1 процентка үсте. Халык өчен челтәр газы 3 процентка кыйммәтләнде. Ләкин коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнар күпләр тарафыннан контрольдә тотылмый. Алар ни өчен түлиләр һәм графадагы теге яки бу сумма ничек формалаша. Хәтта мифлар да бар, имеш, гомумйорт ихтыяҗлары өчен алар түләми, яки граждан гомум җыелышта катнашмаса, аның карарына буйсынырга да тиеш түгел. Мин торак-коммуналь хуҗалык өчен чыгымнарга игътибарлырак карарга, идарәче компания белән танышырга, һәм торак хуҗаларының барлык җыелышларында активрак катнашырга киңәш итәр идем. Киләчәктә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләргә туры килмәсен өчен ремонт һәм карап тоту өчен түләүләрне үзгәртү мәсьәләсен карарга туры килер. Торак-коммуналь хуҗалык системасы яңартуга мохтаҗ. Кызганычка каршы, бүген ул тарифларны арттыру ягына үзгәртү исәбенә генә хуплана, ә бу гражданнарның керемендә тискәре чагылыш таба. Дәүләт ярдәме программаларын эшләргә һәм гамәлгә кертергә вакыт, бу - җылылык челтәрләрен, су һәм газ белән тәэмин итү системаларын алыштыру буенча комплекслы программалар. Тагын торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә барлык мәсьәләләр буенча халык белән мәгълүмати-аңлату эшен көчәйтергә кирәк.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас