Аларның берсе - Уфада, “Көньяк капка".
Беренче этапны, ягъни Пугачев урамын реконструкцияләү һәм Рыленко урамын төзү эше башланды да инде. Бу хакта ЦУРның туры эфирында Урал Рисов сөйләде.
Пугачев урамын реконструкцияләү барышында яңгыр суы канализациясе төзеләчәк, тышкы яктырту системалары яңартылып, юл 4 полосага кадәр киңәйтеләчәк. Июльнең икенче яртысында төзүчеләр Бородинская урамыннан Геофизиклар урамына кадәр участокта урау юлны сафка кертергә тиеш. Әлегә ул вакытлы юл булса, реконструкциядан соң "Кузнецов затоны" халкы өчен даими юлларның берсенә әйләнәчәк.
Шулай ук Уфа шәһәре юлларында 130 мең квадрат метр чамасы мәйданда юл билгеләре сызарга планлаштыралар. Велосипед юлларында да полосаларны яңарталар. Җәяүлеләрдән һәм автомобильчеләрдән ремонт барган җирләрне урап узуны сорыйбыз.
Тулырак - туры эфир язмасында.