+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2022, 15:50

Муса Гәрәев - горурлыгыбыз!

Хәбәр итүебезчә, бүген Муса Гәрәевның туган ягында – Илеш районында аның тууына 100 ел уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Муса Гәрәев - горурлыгыбыз!Муса Гәрәев - горурлыгыбыз!
Муса Гәрәев - горурлыгыбыз!


Югары Яркәйдә һәйкәл һәм реконструкциядән соң музей ачу тантанасы тәмамлангач бәйрәм Таш-Чишмә авылында дәвам итте.
Бу авылга Муса гаиләсе белән аңа биш яшь булганда күченә һәм балачагы шунда уза. Табигатьнең искиткеч матур җирендә урнашкан бу кечкенә авылга тирә як районнардан, күрше өлкәләрдән дә халык бәйрәмгә дәррәү җыелган иде. Сабантуенда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәдиев, Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков, мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, экология министры урынбасары Азат Басыйров, мәдәният министры урынбасары Илнур Мухъянов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бәхтизин, республика Ветераннар советы рәисе Валерий Шәрипов, Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзасы Мансур Ахунов, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Расих Хәмитов, Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле директоры Алмаз Сәетов һәм башкалар катнашты.
Муса Гәрәевның улы Евгений Гәрәев, килене, оныклары, туганнары катнашуы да әлеге чарага мәртәбә өстәде.
Сабантуй программасы да бай эчтәлекле һәм кызыклы төзелеп, халык күңеленә хуш килде. «Мирас» җыр һәм бию ансамбле бәйрәмгә ямь өстенә ямь булды. Милли уеннар, ярышлар, төрле конкурслар оештырылып, халык аларда актив катнашты.
“Первушино” аэолдромыннан махсус килгән пилотаж төркеменең юрагы дәрәҗәдәге чыгышы әлеге бәйрәмгә тагын да мәртәбә өстәде. Бу көнне, шулай ук, Таш-Чишмәдәге Муса Гәрәевның яңартылган йорт-музее да ачылды.
Әлеге чаралар хакында тулырак “Кызыл таң” гәзите битләрендә укырга мөмкин булачак.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас