+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2022, 15:15

“Тормышыннан үрнәк алып, күп нәрсәгә өйрәнеп була”

Авиация генерал-майоры, СССРның атказанган хәрби очучысы Павел Кузнецов белән әңгәмә.

“Тормышыннан үрнәк алып, күп нәрсәгә өйрәнеп була”“Тормышыннан үрнәк алып, күп нәрсәгә өйрәнеп була”
“Тормышыннан үрнәк алып, күп нәрсәгә өйрәнеп була”


Халкыбызда “Кош – очканда, ат – тау мен­гән­дә, егет яуда сынала” дигән әй­тем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – гали­­лек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп баруны дәвам итәбез.

– Павел Николаевич, тәүге чиратта, гәзит укучыларыбызны үзегез белән таныштырып үтегезче.
– Мин 1945 елның 30 маенда Вологда шәһәрендә туганмын. Үзебезнең шәһәр мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлап, Вологда тимер юл техникумына укырга кердем һәм аны уңышлы тәмам­ладым. 1964 елда армия сафларына алындым. Заполярьеда хезмәт иттем. Армиядән соң тормышымны хәрби хезмәткә багышларга булдым һәм Балашов югары хәрби очучылар училищесына укырга кердем, аны 1969 елда тәмамладым. Аннары Кавказ аръягында, Казахстанда, Германиядә совет гаскәрләре төркемендә хезмәт иттем. Аннан соң Украинаның Бердичев шә­һәренә җибәрелдем. Бу шәһәрдә вертолет полкы бар иде, ул алга таба Әфганстанга озатылды. Менә шулай итеп минем тормыш юлына да сугыш еллары килеп керде. Әфган­станнан соң Уфада, Мәскәүдә хезмәт иттем. 1994 елда Кораллы Көчләрдән киттем. Аннан соң Мәскәү Хөкүмәтендә эш­ләдем. Хәзер хаклы ялда булсам да, яшьләрне ватан­пәр­вәрлек рухында тәрбияләү өчен үз көчемне салырга тырышам.
– Муса Гәрәев белән юлларыгыз Уфада кисештеме, әллә инде аңа кадәр дә таныш идегезме?
– Әлбәттә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев хакында ишетеп белә идем. Ә инде шәхсән очрашуыбыз Уфада булды. Мин 1985 елда Уфага югары хәрби очучылар авиация училищесын формалаштырыр өчен җибәрелдем. Нәкъ шул чорда Муса Гайса улы белән танышырга насыйп булды. Аннан соң ул Уфа югары хәрби очучылар авиация училищесын ачу тантанасында да катнашты: шушы уку йорты курсантлары хәрби ант кабул иткәндә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Аның фәһемле чыгыш ясаганы хәтердә, чөнки ул бит бик тә белемле кеше иде.
– Аннан соң да очрашканыгыз булдымы?
– Әйе, Муса Гайса улы безнең училищеда еш кына булды. Аның белән рәсми булмаган шартларда сөйләшеп утыру үзе бер матур мизгел иде. Мин үзем мондый очрашуларга аеруча шат идем, чөнки андый бөек шәхесләр тормышыннан үрнәк алып, күп нәрсәгә өйрәнеп була.
– Күбрәк нинди темаларга сөйләшә идегез?
– Без икебез дә хәрби очучы һәм икебез дә сугышта ут астында очкан кешеләр. Шуңа күрә дә сөйләшүләр күбрәк шушы темага бара иде. Мин Әфганстан сугышы турында сөйләгәч, ул: “Сезгә дә бик күпне күрергә, кичерергә туры килгән шул”, – дип әйтә торган иде. Ул сугышның никадәр куркыныч, аяусыз һәм рәхимсез бул­ганлыгын үз күзләре белән күреп, йөрәге аша үткәргән кеше буларак әйтә иде бу сүзләрне. Ә минемчә, Бөек Ватан сугышын бер сугыш белән дә чагыштырып булмый, башкача андый канкоешны чагыштырырлык та булмасын!
– Павел Николаевич, сезнең биографиягезнең Муса Гәрәев­ныкы белән охшаш яклары да бар. Шулаймы?
– Әйе, нәкъ шулай. Без икебез дә тәүдә тимер юл техникумында укып, аны тәмамлаганбыз. Аның белән сөйләшкәндә бу хакта “очучы булган ике тимерюлчы” дип гел генә шаярып искә ала идек.
– Гомумән, Муса Гайса улы шаян кеше идеме, әллә инде, киресенчә, кырыс холыклымы?
– Муса Гайса улы җор телле иде. Ул урынлы гына шаярта һәм нинди дә булса шаян сүз, яки уйдырманы сөйли белә һәм шул ук вакытта артык тыйнак, итагатьле булып кала иде. Аның кешеләрне үзенә карата торган көче – ихласлык, гадилек, ачык йөз. Шуның өчен дә танышкан һәркемнең күңелендә аңа карата зур хөрмәт хисе туа иде.
– Аның үзенең батырлыгы хакында сөйләгәне булдымы?
– Беркайчан да сөйләмәде! Чын геройларча ул бу хакта бер сүз дә әйтми иде. Ә бит штурмовикта 250дән артык хәрби очыш – батырлык, каһарманлык, Ватанны сөю. Чөнки ул һавага күтәрелгән саен үлемгә барган дигән сүз. Моны инде мин үзем дә хәрби очучы буларак әйтә алам.
– Муса Гайса улының туган җирендә булганыгыз бармы?
– Кызганыч, булмадым. Шулай да, сөйләшеп утырганда ул туган авылын, балачагын искә алганы бар иде. Башкортстанның төпкел бер авылыннан шулкадәр белемле, батыр йөрәкле кеше үсеп чыгуы – искиткеч хәл. Ул Уфага укырга килгәндә урысча сөйләшә дә белмәгәнлеген әйт­кәне булды. Муса Гәрәев үз көче, ихтыяры, тырышлыгы белән биеклекләр яулаган шәхес.
– Сез Муса Гайса улының бу якты дөньяда яшәгән соңгы елларында аралашкансыз. Сәламәтлегенең начараюы сизелә идеме?
– Аның белән якыннан аралашкан кешеләрдән Муса Гайса улының сәламәтлегенең бик шәптән түгеллеген ишетеп белә идек. Тик ул үзе бервакытта да зарланмады, чирләгәнен дә сиздермәде. Киресенчә, кеше арасында үзен шат күңелле, күтәренке кәефле итеп күрсәтә иде.
– Муса Гәрәевны соңгы юлга озатуда катнаштыгызмы?
– Кызганыч, Муса Гайса улын җирләүдә катнаша алмадым. Ул көннәрдә Куйбышев шәһәрендә хәрби советта катнаша идем. Минем өчен бу үкенеч булып калды. Уфага кайткач та аның каберенә барып чәчәкләр салдым.
– Павел Николаевич, Башкортстан турында нинди хатирәләр саклыйсыз?
– Хәрби хезмәтем буенча илебезнең төрле почмакларына 14 тапкыр күчендем. Шушы күченүләр арасында иң кызыклы, хатирәләргә бай һәм күңелгә иң якын еллар искиткеч матур табигатьле Башкортстанда узды. Уфа югары хәрби очучылар авиация училищесын төзү эшен “нуль”дән башладык, дисәң дә була. Укыту өчен бик көчле офицерлар, командирлар, педагоглар туплап эш башладык. Мин бу уку йортында училище начальнигы урынбасары, сәяси бүлек башлыгы булып хезмәт иттем. Училище 1986-99 елларда эшләде һәм шушы вакыт эчендә 1692 хәрби очучы әзерләнде. Алар арасында 1991 һәм 1993 еллар чыгарылыш курсантлары Андрей Анощенков белән Александр Блохинга – үлгәннән соң, 1996 елгы чыгарылыш курсанты Александр Омельяненкога Русия Герое исеме бирелде. Уфа югары хәрби очучылар авиация училищесы уңышлы эшләсә дә ул төрле сәбәпләр белән ябылды.
Башкортстан минем өчен легендар очучы, искиткеч шәхес Муса Гайса улы турындагы җылы, эчкерсез хатирәләргә бәйле булуы белән дә кадерле. Мин илебезнең чын патриоты булган Муса Гәрәев белән шәхсән таныш булуым, аның белән аралаша алуым белән чиксез горурланам. Аның кебек кешеләр иңендә илебезнең авиациясе, Русиянең даны тора. Муса Гайса улының батырлыгын киләчәк буын вә­килләренең онытырга хакы юк!
Әңгәмәбез ахырында Павел Николаевич минем белән татарча хушлашты.
 
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас