+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2022, 14:25

“Ул һәрвакыт безнең өчен маяк булды”

Башкортстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, велоспорт буенча тренер-укытучы Ранис Баянов истәлекләре.

“Ул һәрвакыт безнең өчен маяк булды”“Ул һәрвакыт безнең өчен маяк булды”
“Ул һәрвакыт безнең өчен маяк булды”


Ранис Баянов Муса Гәрәев белән 1975 елда ВЛКСМның Чакмагыш район комитетының икенче секретаре вазыйфасын башкарганда таныша. Бу вакытта Муса Гәрәев ДОСААФ эше буенча Чакмагышта чираттагы командировкада була.

– Шул килүендә Муса Гайса улы: “Егетләр, минем дә сезнең кебек яшь чагым булса, Бөек Җиңүнең утыз еллыгына районда велосипедта яки мотоциклда йөреш оештырыр идем”, – диде.
Шушы тәкъдимне ишетүгә без чәмләнеп ДОСААФның Чакмагыш район комитеты рәисе Раил Вәлиев белән бергәләп эшкә тотындык. Беренчедән, без мотойөреш үткәрергә, икенчедән, берничә районны җәлеп итеп, бу чараны республика дәрәҗәсендә оештырырга булдык. Моның өчен обкомга хат юлладык. Өстән ризалык алгач, оештыру эшләре башланды.
Раил Сәлигаскәр улы тырышлыгы белән егермеләп кеше “Урал” мотоциклы белән йөрештә катнашырга ризалык бирде. Алар Җиңү көненә 4-5 көн кала юлга чыкты. Бер йөрештә 18ләп районны колачладылар. Һәр район чигендә аларны хуҗалар каршы алып, район үзәгендә тантаналы митинг, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үткәрелде. Кайтыр юллары мотлак Уфа шәһәре аша уза иде. Монда алар Дан бульварында урнашкан Муса Гәрәевның бюсты янында митинг үткәреп, рапорт биреп, туган якларына – Чакмагышка юл тоталар иде. Берничә тапкыр бу рапортны ике тапкыр Советлар Союзы Герое үзе дә кабул итте.
 
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА. 


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас